Гражданнарны бергә кабул итү

2019 елның 20 августы, сишәмбе

27 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карла Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры бергә гражданнарны тема буенча кабул итәчәк. Кабул ителүгә язылу (843) 236-41-80 телефоны аша (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленә һәм Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International