Татарстанда торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматлар тагын да актив кертелә башлады.

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстанда 20 августка торак пунктларның чикләре турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт теркәве реестрына кертелгән мәгълүматлар саны 554 кә җиткән. Быел торак пунктларның барлыгы 83 чиге кертелгән.

Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына 28 торак пункт чиге кертелгән. Иң күбесе Аксубай һәм Буа районнарының торак пунктлары чикләре кертелгән. Шулай ук Апас, Балтач, Алабуга һәм Сарман районнары чикләрен кертү буенча бу юнәлештә эш алып барылды.

 Бер үк вакытта, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының киңлекләр мәгълүматлары инфраструктурасы бүлеге начальнигы Дмитрий Малинин билгеләп үткәнчә, 2564 торак пункты чикләре элеккечә, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелмәгән.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйнуллина шуңа игътибар итте: торак пунктлар чикләренең Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында булуы төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү рейтингының мөһим күрсәткечләренең берсе булып тора.

 

+8 843 255 25 10

 

8 950 326 92 02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International