Россия Пенсия фонды электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдалану өчен, Минзәлә районында эшкә сәләтле халыкның 30 проценты РФ Пенсия фондының территориаль органнарында дәүләт хезмәтләре сайтында үз учет язуына раслау алды.
Ел башыннан 5 меңгә якын минзәләле электрон рәвештә Россия пенсия фонды элемтәсе буенча дәүләт хезмәтләрен алуга гаризалар бирделәр.
Ана (гаилә) капиталы сертификатларына ия булучылардистанцион аралашу мөмкинлегеннән теләп файдалана - акчалар белән идарә итүгә гаризаларның 100% ы электрон рәвештә бирелә.
Россия Пенсия фондының электрон сервислары киңәя һәм камилләшә бара. Пенсия хокуклары турында Шәхси кабинетта күрсәтелгән мәгълүматлар Россия Пенсия фондының эш бирүчеләрдән алган мәгълүматлары нигезендә формалаша.