Цифрлы телевидениегә күчү

2019 елның 20 августы, сишәмбе

14 октябрьдә Татарстан Республикасында цифрлы телетапшыруларга тулы масштабта күчү булачак, аның кысаларында аналоглы эфир тапшырулары сүндереләчәк.

Әгәр сез үз телевизорыгыз экраннарында Первый, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотиплары янәшәсендә "А" хәрефен күрәсез икән, сез аналоглы телетапшырулар карыйсыз.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча Бердәм мәгълүмати үзәккә 8-800-220-20-02 номеры аша шалтыратырга була.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының рәсми сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International