20 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карла Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны бергә кабул итәчәк.
Кабул ителүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрына сорау бирү мөмкинлеге булачак.
Белешмә өчен: 2018 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 168 мөрәҗәгать керде, шул исәптән, сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина хезмәте мәсьәләләре буенча.
2019 елның 7 аена мондый мөрәҗәгатьләр саны - 278.