Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр:          

- 19 августта кичен, 20 августта төнлә һәм көндез секундына 15-20 метрга кыска вакытка көчәючән  җил белән яшен булуы көтелә (Казанда - 19 августта кич белән, 20 августта төнлә белән секундына 15-17  метрга көчәючән җил белән);

-20 августта төнлә һәм иртән урыны белән томан (Казанда да).

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән яңгыр, яшен. көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 3-8, урыны белән кискен 12 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән - 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +16..+18º,  көндез максималь һава температурасы +25..+27º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Урыны белән яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 3-8, урыны белән кискен - 13 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән - 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+19º, көндез максималь һава температурасы +23..+28º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International