Инде җәй дә ахырына якынлашып килә, якынлашып килүче көз сулышын тоябыз кебек. Халык яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын җыя. Тарихтан билгеле булганча, нәкъ менә 19 августтан кешеләр беренче алма уңышын җыя башлыйлар, бу көнне Алма спасы бәйрәме билгеләп үтелә.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә бу көнне бәйрәм оештырылды. Аның максаты - балаларны илебезнең тарихи-мәдәни кыйммәтләренә җәлеп итү. Бәйрәм программасы тәрбияче Ирина Храмутичеваның бәйрәм тарихы, традицияләр турында сөйләүдән башланды. Аннары чараның иң кызыклы өлеше - уеннар башланды. Өстәвенә барлык уеннар да алма белән бәйле иде. Уен программасында 15 бала катнашты.
.Бәйрәм ахырында борынгы традиция буенча барысы да сусыл, татлы алмалар белән сыйланды.