Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштергәндә яңалык турында Татарстан Радиосында

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

20 августта 7.20 сәгатьтә, Татарстан Радиосында агымдагы елның августында булган күчемсез милек өлкәсендә законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган "Яңа көн" программасы чыгачак.

Программа кысаларында Татарстан Республикасында Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина радио тыңлаучыларга "дача амнистиясе"нең нинди объектлар өчен озынайтылуы, күчемсез милекне электрон мошенниклардан ничек якларга кирәклеге хакында сөйләячәк.  

Казанда «Татарстан Радиосы»  99.2 FM дулкынында эшли.

 

 

 

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International