Һөнәр сайлау - һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым, чөнки аның киләчәк тормышы шуңа бәйле булачак.
Укырга кая барырга? Нинди һөнәр сайларга?
Август башында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева социаль хезмәтләр алучы балалар өчен "Бар җирдә хезмәт итәргә, алда кирәк булачак" теоретик һәм практик белемнәр алуга балаларны профильле ориентлаштыру буенча эшче программаны гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә педагогия көллиятенә танышу экскурсиясе уздырды.
Көллиятнең холлында балаларны укыту-методик эш буенча директор урынбасары Марина Викторовна Камашева һәм методик кабинеты мөдире Зоя Тимофеева җылы кабул итте.
Директор урынбасары балаларны уку йортындагы барлык белгечлекләр, көллияткә керү шартлары белән таныштырды, кабинетлар буйлап йөртте.
Методик кабинет мөдире балаларга Робототехника юнәлеше буенча остаз дәресе дә күрсәттте.
Экскурсияне оештыручылар балаларга киләчәккә һөнәр перспективасы турында уйланырга тәкъдим итте.
.