Торак шартларын яхшыртуда муниципаль берәмлекләрнең яшьләренә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеахнов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс уздыра (алга таба - Конкурс).
Конкурс Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарының 18-30 яшьлекләр (35 яшьлек яшь галимнәр) арасында ташламалы шартларда торак шартларын яхшыртуга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Конкурста яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары, оешма һәм предприятие яшҗләре (барлык хосусыйлык формалары да), башкарма комитет, муниципал учреждениеләр челтәрләре белгечләре, һөнәри эшчәнлек, яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә казанышларга ирешкән яшь галимнәр һәм укытучылар катнаша ала.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылган: https://vk.com/mol_ipoteka (ВКонтакте), @mol_ipoteka (Инстаграмм). Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел.: 8 (986) 710-88-15, e-mail: mol_ipoteka@mail.ru.