Минзәләдә Территориаль-иҗтимагый үзидарә оешуның биш еллыгы билгеләп үтелде.

2019 елның 17 августы, шимбә

16 августта Минзәләдә территориаль-иҗтимагый үзидарә оешуның биш еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәм хөрмәтенә биш территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре "Без һәркайда, һәрвакыт бергә!" спорт чарасын оештырдылар.

Һәр үзидарәнең үз командасы - 5 гаилә төрле конурсларда катнашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. 

Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, бүләкләр дә булды. Үзидарә җитәкчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә шәһәр башкарма комитеты башлыгы урынбасары Роза Салдаева котлады.

Акцент

Оешканнан бирле территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре күп чаралар уздырды. Дүрт ел эчендә алар 2 млн 785 мең сумлык грант отттылар, алар балалар мәйданчыкларына сарыф ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International