Татарстан Республикасында 2019 нчы елның 16 нчы августына һава торышы.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 16 нчы августында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә һәм иртән урыны белән томан; - төнлә һәм көндез көнбатыш районнарда яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, локаль көчле яңгыр явуы ихтимал (Казанда да).
2019 нчы елның 15 нче август 18 сәгатьтән 2019 нчы елның 16 нчы август 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Көнбатыш районнарда урыны белән яңгыр, көчле яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с, көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр тизлектә, төнлә минималь һава температурасы +13..+18º. Көндез һаваның максималь температурасы +24..+29º.