"Умырзая" үзәгендә "Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар" интеллектуаль уены узды.

2019 елның 16 августы, җомга

15 августта Минзәлә шәһәренең «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә "Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар" интеллектуаль уены узды.

Уенда 10 бала катнашты (5 малай һәм 5 кыз).

Уен башында һәр командага сорауларга җавап бирергә, шул рәвешле, команданы тупларга тәкъдим ителде.

Аннары түбәндәге раундларга күчтеләр - «Кызыклы ребуслар», «Сүз уйнату», «Фантазерлар». Аннары балаларга сүзләр язылган киселгән карточкалар тәкъдим ителде. аларны дөрес итеп җыеп, билгеле мәкальләрне укырга була.

"Чара уңай нотада узды, балалар барлык биремнәрне үтәделәр. Интеллектуаль ярыш бәйрәме балаларда күтәренке кәеф тудырды", - дип уртаклашты тәрбияче Ирина Храмутичева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International