Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Татарстан Республикасы Минзәлә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә, Минзәлә муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 70 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның торак биналарында автоном янгын белдергечләре урнаштыралар. Бер үк вакытта янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре, газ һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре, янгынга каршы датчикның эш принциплары турында инструктажлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International