Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрә.

Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге (35 яшькә кадәрге галимнәр), торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар рөхсәт ителә. Мөрәҗәгать итүченең яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

 Катнашу өчен гаризалар һәм документлар 2019 елның 13 августына кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел.: 8 (986) 710-8-15, e-mail: mol_ipoteka@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International