"Минем эмоцияләрем"

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

9 августта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Н.И.Хәмидуллина социаль хезмәт алучылар белән бергә "Үз кулларыбыз белән ясыйбыз" программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минем эмоцияләрем" практик дәресен уздырды.

"Балалар кирәк булмаган CD һәм DVD дисклардан әкият персонажларын ясадылар һәм уйлап тапкан персонажларга үз эмоцияләрен куйдылар. Балалар бу шөгыльне бик яраттылар, күңел биреп эшләделәр, - диде Наталия Хәмидуллина.

Балалар яшьтәшләре белән коллектив эштә катнаштылар, мөстәкыйль эшләргә һәм аралашырга өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International