Мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Кешеләр тормышы һәрвакыт үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнгән

Борын заманнардан бирле кеше үсемлекләрне ризык итеп кулланган, киемнәр, инструментлар, корал әзерләгән, торак төзү өчен кулланган, аларда буяулар, дарулар эшләү өчен кулланган

Балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге "Үсемлекләрнең гаҗәеп дөньясы" проектын башлап җибәрде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында 7 августта тәрбиячеләр Наталья Хәбибуллина һәм Розалия Һадиева "Дару үләннәре дөньясына сәяхәт"  темасына мавыктыргыч дәрес уздырдылар.

Дәрес ике өлештән торды. Беренче өлешендә якындагы паркка экскурсиягә бардылар. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар үләннәр: кычыткан, цикорий, мәтрүшкә һ.б.лар белән танышты.лар.

Аннары төркемдә алган белемнәрне ныгыту өчен дидактик уеннар уйнадылар. Ахырда "Үсемлекләр - дәвалаучылар" темасына коллаж әзерләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International