Татарстан Росреестры республика халкын үз контакт мәглълүматларын вакытында яңартырга чакыра

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы үз контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйнуллина сүзләренчә, реестрда актуаль контакт мәгълүматларының булуы милек хуҗасы белән үз вакытында элемтәгә керү зарурлыгы туганда, күчемсез милек хуҗаларына карата өченче затларның хокук бозуларын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Күчемсез милек объектлары һәм аларның хуҗалары турында мәгълүмат, шулай ук контакт мәгълүматлар тапшырылган гаризалар нигезендә реестрга кертелә. Аларның кайберләре күп еллар элек бирелгән. Күчемсез милек белән озак вакы бернинди теркәлү исәпкә алу гамәлләре башкарылмаса, контакт мәгълүматлар искерә: телефон номерлары, электрон почта адресы алышына. Яңарту өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International