Минзәләдә "Минем шәһәрем, минем республикам" иң яхшы видео-котлауга конкурс уза.

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Шәһәр Башкарма комитеты һәм район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге Республика көненә  "Минем шәһәрем, минем республикам" иң яхшы видео-котлауга район конкурсы уздыра.

"Минем шәһәрем, минем республикам" видео-котлаулар конкурсы Татар АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

Конкурсны уздыру максаты - яшьләрдә патриотик хисләр формалаштыру, югары социаль активлыкны үстерү, иҗади потенциалны гамәлгә ашыру һәм гражданлык позициясен һәм горурлык хисен, тирән хөрмәт һәм туган республиканы ярату хисләрен формалаштыру.

 

Конкурс 01.08.2019 ел. -  30.08.2019 ел кадәр уздырыла.

Эшләр  01.08.2019 ел - 20.08.2019 ел кадәр кабул ителә.

 21- 23 августта Оештыручы 5 иң яхшы һәм оригинал котлауны сайлап ала.

Гомуми тавыш бирү өчен 23 августтан 29 августка кадәр 12:00 (МСК) әлеге 5 котлау социаль челтәрләрдә Вконтакте Мәдәният бүлеге битендә https://vk.com/otdel_kultury_menzelinsk_rt  урнаштырыла.

Вконтакте https://vk.com/otdel_kultury_menzelinsk_rt социаль челтәренә керүчеләрнең интернет-тавыш бирү аша иң күп тавыш җыйган 3 Конкурсант җиңүче дип таныла.

Тавыш бирү 2019 елның 29 августында 12:00 (МСК). төгәлләнә.

Конкурска җибәрелгән заявка Нигезләмәгә кушыма нигезендә эшләнергә тиеш.

Конкурста катнашу өчен эшләр һәм заявкалар Мәдәният бүлегенең razilya.galieva@tatar.ru. электрон почтасына җибәрелә.

Хат темасында "Республика көне белән котлаулар конкурсына" язмасын кую мәҗбүри.

Өстәмә мәгълүмат өчен тел. 8(85555) 3-16-33.

 

http://menzela.ru/news/konkurs/v-menzelinske-prokhodit-konkurs-na-luchshee-video-pozdravlenie-moy-gorod-moya-respublika

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International