Минзәлә футболчылары җиңү яуладылар һәм Санкт-Петербургка Бөтенроссия финалына барачаклар

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

"Балалар спорты" "Бердәм Россия" федераль партия проекты кысаларында Чистай шәһәрендә «Татнефть-Олимп» стадионында "Ишегалды футболы" ярышлары финалы узды.

Ишегалды футболы фестивале "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең территориаль бүлекчәсе инициативасы буенча уздырыла.

Фестиваль бер үк вакытта РФның 56 субъектында уздырыла. 

 

Җиңүчеләр тренеры Рөстәм Саранов үз фикерләре белән уртаклашты:

- Шатлыгыбызның чиге юк. Команда характерын күрсәтте. Капкачы Динар Идиятуллинның уенын билгеләп үтәргә кирәк. .Җиңүебездә аның өлеше зур. 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-futbolisty-pobedili-i-poedut-v-piter-na-vs

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International