Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 2700 гектарда игеннәр суктырып алынган.
Районыбыз хуҗалыкларында шуның эченнән арыш-180, борчак- 300, арпа-270, көзге бодай 1950 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 11370 тонна ашлык суктырып алынды. Әлегә борчакның һәр гектары-21,7, арпа-37,8, көзге бодай -45,8, арыш 43,2 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,1 центнер тәшкил итә. Быел район хуҗалыклары барысы 13634 гектарда көзге чәчү үткәрергә планлаштыралар. Уҗым культуралары чәчү өчен “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3957 гектар җирнең барысын да әзерләп куйдылар. Җәмәгать терлекләре өчен печән 7500 тоннадан артык әзерләнсә, сенаҗ 45300 тонна салынган. Бер баш шартлы терлеккә 15,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.