Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын YouTube-каналга язылырга чакыра

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстан Республикасы Инвестицияләр агентлыгы республика халкын Татарстанның инвестицияләр эшчәнлеге турындагы  YouTube-каналга язылырга чакыра. Эзләүгә кереп YouTube «investtatarstan» дип язарга һәм язылырга кирәк, сезгә хәбәр җибәреп, киләсе ролик һәм эфирны карарга чакырачаклар.

Язылучылар аудиториясенең 1 меңнән артуы агентлыкка үз каналында турыдан-туры трансляцияләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк, шулай итеп гражданнар республиканың инвестиция өлкәсе вакыйгаларына кушылачаклар. Хәзерге вакытта каналга 500 кеше язылган. 

 
ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International