"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 2 августы, җомга

Минзәлә муниципаль районының "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә үз сәләтләрен үстерү, киләчәк тормышларында кирәк булачак белем һәм күнекмәләр алу өчен барлык шартлар тудырылган.

 Балалар күп кенә түгәрәкләргә йөри, һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба.

Һөнәри ориентация алу кысаларында һәм "Техник иҗат" программасы нигезендә (профиле - столяр эше) балалар һәм ата-аналар белән берлектә дәрес узды. Аның максаты - тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны берләштерү, мәрхәмәтле үзара мөнәсәбәт ныгыту.

Тәрбияче Нуриев Рафаэль Зәки улы Шараповлар гаиләсе тәрбияләнүчеләре белән столяр мастерскоенда практик дәрес уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International