1 августта Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә спортның хәрби-гамәли һәм техник төрләре буенча "Ватанның тугры уллары" республика Спартикиадасының финал этабы ябылды, дип хәбәр итә ТР ДОСААФының матбугат хезмәте.
Спартакиада Татарстан Республикасының ДОСААФ РОГО тарафыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән, чакырылыш алдында торган яшьләргә хәрби-патритоик тәрбия бирү, ГТо системасында физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан уздырыла.
Спартакиадада 2019 елда хәрби-патриотик палаткалы лагерьларда әзерлек узган республиканың муниципал берәмлекләре командалары катнашты.
Спартакиаданың баш хөкемдары - спорт мастеры, Бөтенроссия категориясендәге хөкемдар, доцент, педагогия фәннәре докторы Сергей Севодин.
Ярышлар программасында:
Парашют әзерлеге
· Автомобиль әзерлеге
· Пятиборье
· Урыннан озынлыкка сикерү
· Аркылы таякта тартылу
· Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү
· Пейнтбол хәрби-тактик уены (лазертаг)
· Хәрби эстафета
· Команданың стройда йөрүе
· АК-74 автоматын җыю һәм сүтү
· А-74 магазинын җиһазлау
шәхси һәм команда зачетында ике ярыш буенча нәтиҗәләр чыгару:
Шәхси зачетта автомобиль әзерлеге буенча нәтиҗәләр:
1 урын – Леонид Бригаднов, Минзәлә
2 урын – Владислав Балабанов, Минзәлә
3 урын – Марат Шарипов, Апас
4 урын – Богдан Зимин, Чистай
5 урын – Ильяс Янсупов, Кама Аланы
6 урын – Артем Димитриев, Чистай
https://esia.tatar.ru/admin/news/edit.php?category_id=861