Минзәлә делегациясе Республика координация советының Гомуми җыелышында катнашты.

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Республика координация советы әгъзалары җәмәгать киңлекләрен формалаштыруда һәм территорияләрне төзекләндерүдә депутат фракцияләре катнашуы тәҗрибәсен тикшерделәр.

Визит кысаларында координация советы әгъзалары "Курай" Паркын, "Кояшлы Ык" яр буен, ишегалларын һәм Мөслимнең башка иҗтимагый әһәмияткә ия киңлекләрен карадылар. Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, Мөслим районы гаҗәеп үзгәрешләр кичерә.

Районның инфраструктура үсешен республикада илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотучы эшче төркеме билгеләп үтте.

Илкүләм проектлар кысаларында Мөслим районында алты объект, шул исәптән, гериатрик кабинеты да булачак хастаханә дә төзелә.

Эшлекле сәфәр Татарстан Республикасында "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясе депутат берләшмәләренең Республика координация советының гомуми җыелышы белән тәмамланды. Анда җәмәгать киңлекләрен формалаштыруда һәм территорияләрне төзекләндерүдә депутат фракцияләре тәҗрибәсен тикшерделәр. 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskaya-delegatsiya-tozhe-uchastvovala-v-obshchem-sobranie-respublikanskogo-koordinatsionnogo-soveta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International