Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында күчемсез милек өлкәсендә соңгы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистлар өчен уздырылган чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.
Ада Зәйдуллина сүзләренчә, бүгенге көндә "РФнең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон президентта имзалау өчен куелган.
Беренчедән, бакча кишәрлекләрендә салынган торак һәм бакча йортларына хокукларны теркәү һәм кадастр учетына куюның гадиләштерелгән тәртибен гамәлгә ашыру кабаттан торгызыла. Андый йортларга хокукны теркәү өчен күчемсез милек объектының бары тик техник планын гына тапшыру да җитә (әгәр гариза бирүченең җир кишәрлегенә хокукы күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвендә теркәлмәгән икән, әлеге җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар). Шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контактлар
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10