Быел Минзәлә районы хуҗалыклары уҗымнарны 13634 гектарда чәчәргә планлаштыралар.
2020 елгы уңыш өчен туфрак эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчүгә 8456 гектар әзерләнгән, бу планлаштырганның 62 процентын тәшкил итә.
Басуларның 5074 гектарында тирәнтен эшкәртү уздырылган, 1382 гектарда җиңелчә эшкәртелгән. Уҗымнарны чәчү өчен "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре 3957 гектар мәйданда басу әзерләгән.
Җәмәгать терлекләре өчен 7500 тоннадан артык печән әзерләнгән, 44800 тонна сенаж салынган. Бер баш шартлы терлеккә 15,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/zabotyatsya-o-seve-ozimykh