Минзәлә студентлары белем бирү форумында катнаштылар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

"Лига форум" студент тормышының җәйге чорында аерылгысыз өлеше булып тора. Моны Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары да урап узмады.

Республиканың актив студентлыгын  Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәмендә "ТР Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җыйды, һәм бу юлы - Болгар дәүләт музей-тыюлыгы территориясендә.

Форумның беренче сменасы 20-24 июльдә узды һәм  «LIGA FORUM: PROFESSIONALS» исемен йөртте. 25 июлдән 29 июльгә кадәр икенче смена – «LIGA FORUM: LEADERS».

Нәтиҗәле мәгариф модулен уздыру максатыннан Россиянең төрле шәһәрләреннән профессиональ тренерлар чакырылган. Алар төрле биремнәр үтәү аша гомуми һәм командалы нетворкинг - релаксация һәм форумның башка катнашучылары белән танышу уздырдылар.

Тренерлык пулы, юнәлешләр директоры һәм тим-лидерлар моның өчен төрле күнегүләр сайладылар. 

Форумның ике сменасы бик тиз үтеп китте. Әлеге форум турында җылы хатирәләр озак күңелләрдәр сакланыр, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Черезова.

 

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/menzelinskie-studenty-prinyali-uchastie-v-obrazovatelnom-forume

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International