Изыскательләр бистәсендә яшәүчеләр иҗтимагый кабул итүгә мөрәҗәгать иттеләр.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең күчмә кабул итү пункты "Агыйдел" кибете янында халыкны кабул итте.

Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Фаяз Хизбуллин футболчылар һәм район тренерлары исеменнән мөрәҗәгать итеп, Минзәләдә футбол манежы төзеләчәгенә ышаныч белдерде.

Минзәләле Николай Бабушкин Минзәлә районы яшьләренә эш сорады. Инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Вера Сидорова инвалидларга игътибарның аз булуын белдерде. Шулай ук инвалидлар җәмгыяте бинасында башкарылган ремонт өчен рәхмәт белдерде, әмма матди ярдәм кирәклеген дә искәртеп узды.
3 нче урта мәктәп укытучысы Вера Муринова Садак бистәсендә мәктәп төзелешен тизләтергә кирәклеген үтенде. Шәһәр уку йортлары тулы булуы сәбәпле балаларның ике сменада укырга мәҗбүр булуы аркасында яңа мәктәп бик кирәк.
 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/zhiteli-poselka-izyskateley-obratilis-v-obshchestvennuyu-priemnuyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International