Июль аеннан картлык буенча иминият пенсияләрен пенсия яше үзгәрүне исәпкә алып билгели башладылар.
2019 елдан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләрен билгеләү хокукын бирүче гомуми билгеләнгән яшьне акрынлап күтәрү башланды. Үзгәрешләр этаплап башкарылачак. Күчү чоры 10 ел тәшкил итәчәк һәм 2028 елда төгәлләнәчәк.
2019 һәм 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнарга элеккеге законнар шартлары буенча яңа пенсия яше җиткәнче пенсияне ярты елга алданрак билгеләү рәвешендә махсус ташлама каралды.
Шул рәвешле, 50 яшькә (хатын-кызлар) һәм 55 яшкә җиткән (ир-атлар) Төньякта яшәүчеләр тиешле "төньяк" һәм иминият стажын булдырып 50 яшь 6 ай һәм 55 яшь 6 ай тулу белән пенсиягә чыга алалар.
Июль аенда гыйнвар аенда туган көннәрен билгеләп үткән, августта - февраль аенда туган 1969 елда туган хатын-кызлар һәм 1964 елда туган ир-атлар лаеклы ялга чыгалар.
. Күрсәтелгән елларның икенче яртысында туган гражданнар картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен 2020 елның беренче яртыеллыгында мөрәҗәгать итә алалар.
Г