Минзәләдә "Ватанның тугры уллары" хәрби-гамәли төрләре буенча республика спартакиадасына старт бирелде.

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Минзәләнең "Десантчы"  палаткалы лагеренда "Ватанның тугры уллары" хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы ачылды.

Мәйданчыкта Минзәлә, Апас, Чистай, Түбән Кама, Нурлат һәм Азнакай районнары командалары тезелде. Үсмерләр сәнгать номерлары күрсәттеләр. Алар алдында Россия Федерациясе Герое, Ю.Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәгенең 3 нче идарәсе начальнигы, запастагы полковник Виктор Алексеевич Рень чыгыш ясады. Үз чыгышын "Офицеры" җыры белән тәмамлады, аңа кушылып һәркем җырлады.  Старт бирелде. Ярышлар башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International