Быел да 2019 ел урып-җыю эшләрендә катнашучы комбайнчылар арасында республика һәм район күләмендә Татарстан Президенты призына “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы игълан ителде.
Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов призына үткәрелгән конкурста районыбызның 16 комбайнчысы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президентының 50 мең сум күләмендәге премиясен:Илгиз Шияпов, Разил Гобәйдуллин, Фирдәвис Сафин(өчесе дә “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдән), Марсель Миңнемухаметов, Владимир Стрекалов, Владислав Гарнышев, Александр Погорелов(дүртесе дә “Мензелинские зори” агрофирмасыннан), Миңнур Батыршин, Зиннур Гыйльфанов, (икесе дә “Калморза” хуҗалыгыннан), республиканың 30 мең сум күләмендәге район премиясен Алвир Даутов(“Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ), Иван Буреев, Айдар Насыйров, Айгиз Мөбәрәкшин, Индус Ярмиев(дүртесе дә “Калморза” хуҗалыгыннан), Зөфәр Фаттахов(“Мензелинские зори” агрофирмасы) алды. Шулай ук игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән Ришат Галиуллин (“Органик групп-Чулман” ҖЧҖ) 40 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.Район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан да бүләкләү чаралары эшләнде. Суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчы 5 шәр мең сум күләмендә махсус премия белән бүләкләнәчәк, аларны маркасы буенча 5 комбайн төркемнәре буенча билгеләү каралган. Социаль гаделлек булсын.
Беренче тапкыр нормасын үтәгәннәргә 5 мең сум, икенче тапкыр шул ук күләмдә ашлык суктырган комбайнчыга тагы 5 мең сум күләмендә район башлыгы призын тапшыру каралган.
Урып-җыюны вакытында, кыска срокларда җыеп алу, билгеләнгән сезон йөкләмәсен һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан игенче механизаторларны премия бирү системасын эшләде. Түләү системасында хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына да игътибар бирелә.