Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2019 елның язгы сессиясе өчен гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә нәтиҗә ясады.
2019 елның 7 ае эчендә депутатка 250 дән артык гражданин мөрәҗәгать иткән, шул исәптән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән, аерым микрорайоннарда яшәүчеләрдән, предприятие хезмәткәрләреннән коллектив мөрәҗәгатьләр керде. Шушы чорда округның торак пунктларында 7 кабул итү уздырылды.
Мөрәҗәгатьләр тематикасында икътисад, сәнәгать, социаль сфераның төрле өлкәләрендә законлы инициативалар беренче урын алып тора.
«Бу эш каникулларда да, бәйрәмнәрдә дә туктамый, мөрәҗәгатьләр электрон рәвештә, почта аша керә, һәркайсына индивидуаль якын киләбез, - диде Когогина.