Минзәләдә күчмә кабул итү 31 июльдә эшләячәк.

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Парковка, суүткәргечне алыштыру, һөйкәлләрне төзекләндерү - халык "Бердәм Россия" кабул итү пунктларына шундый сораулар белән мөрәҗәгать итә.

24 июльдә Татарстанда "Бердәм Россия" партиясенең күчмә җәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. "Бердәм Россия" символикасы белән бизәлгән алты автобус республиканың барлык территориясе буйлап сәяхәт итә.

Һәр район халкы "Бердәм Россия"гә һәм аның кандидатларына яңа Дәүләт Советы составында эш өчен үз йөкләмәләрен бирү мөмкинлегенә ия булды.

Моңа кадәр узган кабул итүләр нәтиҗәләре буенча, халык башлыча суның сыйфаты, сәламәтлек саклау, социаль яклау, бистәләрне төзекләндерү, юллар сыйфаты, күпфункцияле үзәкләрнең эшенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Шимбә көнне күчмә кабул итү пункты Лаеш районында булды. Лаешның 12 кешесе, 25 октябрь исемендәге совхоздан - 13, Сокуры авыл җирлегендә 6 кеше мөрәҗәгать итте.

Күчмә кабул итү пункты Минзәләгә 31 июльдә киләчәк.

Күчмә төркемнең кабул итү графигын һәм халыкны сораулар белән кабул итү урыннарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

 

31.07.2019

 

21.08.2019

01.09.20189

Вакыт

 

1

Минзәлә шәһәре,

Октябрь мәйданы

Минзәлә районы,

Югары Тәкермән ав.,

Мәдәният йорты каршында

Минзәлә районы,

Урыс авылы,

Мәдәният йорты каршында

10.00 -

 11.30

 

 

 

 

 

Төшке аш

 

 

 12.00-

- 12.30

 

2

Минзәлә шәһәре,

Изыскательләр бистәсе, 3 комплекс, "Агыйдел" кибете каршында

Минзәлә районы,

Хуҗәмәт ав.,

Мәдәният йорты каршында

Минзәлә районы,

Тауасты Байлар ав.,

иҗтимагый үзәк каршында

 13.00

- 14.30

 

3

Минзәлә шәһәре,

К.Маркс ур., Ленин ис. парк каршында

 

Минзәлә районы,

Коноваловка,

Мәдәният йорты каршында

Минзәлә районы,

Юртау ав.,

авыл клубы каршында

15.00

-16.30

 

 

 

 

 

 

 

 

Халыкның барлык мөрәҗәгате кәгазь саклагычларда кабул ителә һәм электрон базага кертелә, аларны эшкәрткәннән соң 2-3 көн эчендә гариза бирүчеләр белән депутатлыкка кандидатлар элемтәгә керә, проблеманы тикшерә, чишелеш юлларын эзли. 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр чорда гражданнарны 650 кабул итү уздыру планлаштырыла. Күчмә кабул итү пунктлары көндәлек режимда (дүшәмбе һәм сишәмбедән башка) 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшлиләр.  Алдан язылу таләп ителми. Мөрәҗәгатьне электрон рәвештә "Минем депутат" сайтында калдырырга йә  8800-201-16-00 кайнар элемтә телефонына шалтыратырга була.

«Бердәм Россия» партиясенең сайлаучылар теләкләрен тапшыру буенча уңай тәҗрибәсе бар.

2014 елда узган сайлау кампаниясе барышында 2500 теләк тапшырылып, шуларның 83%ы үтәлгән иде. 

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-mobilnaya-priemnaya-budet-rabotat-31-iyulya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International