Минзәлә районында 1092 гектар суктырып алынган.

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 1092 гектарда игеннәр суктырып алынган

Шуның эченнән арыш-142,   борчак- 300, көзге бодай 650 гектарда җыеп алынган. Әлегә борчакның һәр гектары-21,7, көзге бодай -42,5, арыш  45,3 центнер уңыш бирә.   Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 37,1 центнер тәшкил итә.   Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8000 гектарга якын мәйданда башкарылган.  Көзге чәчү өчен җир әзерләүдә 12 механизатор хезмәт куя. Җәмәгать терлекләре өчен печән 7500 тоннадан артык әзерләнсә, сенаҗ  44800 тонна салынган.   Бер баш шартлы терлеккә 15,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International