Минзәлә районында "Чиста яр-2019" Бөтенроссия акциясе дәвам итә.

2019 елның 27 июле, шимбә

Экологик вәзгыятьнең елдан-ел начарлана баруы беркемгә дә сер түгел. Экологик проблемалар арасында сулыкларның пычрануы зур бәла.

"Бердәм Россия" Партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе "Чиста яр" акциясе кысаларында Кучканка күленең яр буен чистарту буенча өмә уздырдылар.

"Чиста шәһәр-2019" Бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә районында сулыкларның яр буйларында санитар тәртип урнаштыруга, иҗтимагый активлыкны үстерү һәм балаларда һәм яшьләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү буенча эш дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International