"Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Яшь профессионаллар (Ворлдскилс Россия)" Союзы заявкасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 06.06.2019 елдагы Боерыгын үтәү өчен "Минзәлә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ хәбәр итә: гражданнарның цифрлы грамоталылыгын күтәрү максатларында - "Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" һөнәри белем бирү һәм гражданнарга өстәмә белем бирү махсус программалары буенча бушлай укыту оештыра (Хатын-кызлар - 1964-1968елларда туган, ир-атлар - 1959-1963 еллар).
Тыңлаучылар төркеменә 10 кеше җыелган очракта, курсларны урынга чыгып уздыру оештырыла.
Заявка бирү өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Минзәл шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт, 1 нче кабинет.
Телефон: 8(85555)3-23-80.