«Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын «Өлкән буын» милли проекты кысаларында тормышка ашыру» нигезендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» һәм «Минзәлә картлар - инвалидлар өчен интернат-йорты» белән берлектә 2019 елның 26 июлендә «Тургай» приютына кунаклар килде. Әлеге чараның максаты: приюттан ерак түгел урнашкан «Ык» елгасына уртак поход оештыру һәм буыннар бәйләнеше өчен «Буыннар бәйләнеше өзелми» дигән яңа проектны тормышка ашыру.
Башта өлкәннәр балалар белән таныштылар, приют территориясе буйлап йөрделәр һәм коймак белән чәй эчтеләр. Тәрбияләнүчеләр буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләрен, ничек ял үткәрүләрен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Кунаклар максатчан рәвештә балалар янына килделәр, алар елга балыгын тоту буенча тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашырга теләкләрен белдерделәр. Балалар алдан ук кармаклар һәм поход өчен атрибутлар әзерләделәр. Балыкны яхшы тоту өчен шулай ук җылы, кояшлы һава торышы да туры килде.
Өлкән остазлар балык тоту вакытында кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтергә тырыштылар: кармакларны ничек ыргытырга, суалчанны ничек эләктерү ысулын күрсәттеләр. Ә иң мөһиме, бу очрашудан балалар балык тотуда үз-үзләрен дөрес тоту - уңыш нигезе икәнлеген аңладылар.
Өлкәннәр үзләренең әһәмиятен, ихтыяҗга лаеклы булуларын тойдылар һәм яңадан балалар белән очрашырга теләделәр. Алар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуга бик шат иделәр, ә балалар өлкән буын тарафыннан кайгыртучанлыкны тойдылар.
«Ык» елгасына бару яшь балыкчыларга да, тәҗрибәле бабайларга да зур канәгатьлек китерде.