Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 26 июле, җомга

Начар метеорологик күренешләр:

27 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә кыска вакытка көчәючәнҗил белән яшен көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә явым-төшемнәрсез; көндез урыны белән яңгыр, яшен.

Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчле 12 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 18 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +16..+18º, көндез максималь һава температурасы +26..+28º.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы.

Төнлә явым-төшемнәрсез; көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчле 13 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 18 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+18º, көндез максималь һава температурасы +24..+29º.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International