Минзәлә районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Шахматны планетабызның барлык почмакларында беләләр һәм яраталар. Иң беренче чиратта ул зирәк акыл ияләре һәм хакимлек итүчеләр мавыгуы булса, тора-бара бар халыкның акылына һәм йөрәгенә сеңә.

Минзәлә районының "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көннәрдә "Синең йөреш" шахмат-шашка турниры узды. Аның барышында тәрбияләнүчеләр агач фигураларның тылсымлы дөньясына кагылып уздылар.

Балаларның көндәшләрен җиңәргә тырышып, "шах" һәм "мат" куюларын читтән күзәтеп тору мавыктыргыч иде.

Нәтиҗәдә алар лаеклы уен күрсәттеләр, һәркем канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International