24 июльдә Дәүләт Думасы өченче укылышта канунга төзәтмәләр кабул итте. Аның нигезендә керемнәре РФның тиешле субъектында хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләме ике тапкырдан артык булмаган гаиләләр беренче һәм икенче балага өстәмә түләүләр ала алачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Президент Владимир Путин Юлламасының балалы гаиләләргә ярдәмгә кагылышлы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, без соңгы укылышта гаиләләрнең мохтаҗлыгын яшәү минимумының 1,5 зурлыгыннан 2 тапкырга арттыру турында закон проектын кабул итте. Шул рәвешле, мондый түләүне беренче яисә икенче баласы туган ике тапкыр күбрәк гаиләләр (70% чамасы) ала алачак, бу чын мәгънәсендә бөтен Россия күләмендә ярдәм чарасы".
Закон проекты белән балага 3 яшь тулганчы айлык түләү күздә тотыла. Законны гамәлгә ашыруга чыгымнар 74,9 млрд сум тәшкил итәчәк.
Федераль закон 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.