24 июльдә Дәүләт Думасы "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эш, хезмәтләр сатып алу турында"гы федераль законга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларында гамәлгә ашырыла торган сатып алуларны планлаштыру срокларын киңәйтү өлешендә төзәтмәләрне соңгы, өченче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Россия Федерациясе Президенты 2018 елның 1 мартындагы Юлламасында милли өстенлекләр сыйфатында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен билгеләде. "Май указлары"н үтәү өчен "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасы" илкүләм проекты кабул ителде. Закон кабул ителү белән, "Транснефть-Сибирь" АҖ, "Россия автомобиль юллары" ДК, "Газпром" ПАО, "Россия тимер юллары" ААҖ кебек эре заказ бирүчеләрнең товарлар, хезмәтләр сатып алу планында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан сатып алу бүлеге булачак һәм кимендә өч елга формалаштырылачак".