Әлфия Когогина: Җиләк-җимеш культуралары өчен НДСны киметү турында закон проекты АПК продукциясен импортка алыштыруга юнәлтелгән.

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

18 июльдә Дәүләт Думасы җиләк-җимеш культуралары өчен НДСны киметү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Җиләк-җимеш культуралары, виноград җитештерүче ватандашларыбызга ярдәм итү зарурлыгы һичшиксез. Бүгенге көндә читтән кертелә торган продукция күләме илебездә җитештерелә торган күләмнән артык. Чама белән 60% продукция читтән кертелә. Без җиләк-җимеш культураларына һәм виноградка өстәлгән кыйммәткә салымны 20% тан 10% ка киметүне хупладык. Финанс министрлыгы бәяләвенчә, бу тармакка 20 млрд сум акчаны экономияләчәк".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International