"Өлкән буын" өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм программасын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру" федераль проектының Татарстан Республикасында "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында, бүген, 24 июльдә, түгәрәк өстәл узды.
Анда Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталия Елхова, район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника өлеше буенча урынбасары Муса Хабибуллин, Минзәлә район үзәк хастаханәсенең өлкән фельдшеры А.А.Садриева катнашты.
Утырыш барышында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән затларны район үзәк хастаханәсенә китерүне тәэмин итү. инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклауга өстәмә скрининглар уздыру мәсьәләләре каралды.