"АИФ-Казань" редакциясендә Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белән туры элемтә узачак

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

25 июльдә, 14.00 - 15.00 сәгатьләрдә, Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре белән "Туры элемтә" узачак.

Газета укучыларның сорауларын Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Заречье бүлеге начальнигы Марина Фәттахова һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина җавап бирә.

 ‒ 2019 елда бакчачылар өчен нәрсә үзгәрде?

‒ Бакчада нәрсә төзергә ярамый?

‒ Шәхси торак йортларны рәсмиләштерү тәртибе хәзер нинди?

Укучылар сорауларына Марина Владимировна һәм Ләйсән Рифкатовна  күрсәтелгән вакытта түбәндәге телефоннар буенча шәхсән үзләре җавап бирәчәкләр: (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30.

Сорауларны шулай ук алдан - күрсәтелгән телефоннар яисә aegorov@aif.ru электрон почтага җибәрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International