Начар метеорологик күренешләр: 4 июльдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм секундына 16 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил.
Казан буенча:
Аязучан болытлы.
Төнлә явым-төшемнәрсез, иртән һәм көндез урыны белән аз гына яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан 5-10, иртән һәм көндез көчле 15 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +13..+15º, көндез максималь һава температурасы +21..+23º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы.
Төнлә явым-төшемнәрсез, иртән һәм көндез урыны белән аз гына яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан 5-10, иртән һәм көндез урыны белән 16 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +10..+15º, көндез максималь һава температурасы +20..+25º.