Күчемсез милекне теркәгәндә, мәсәлән, сату-алу килешүләрендә, гражданин Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвеннән (ЕГРН) өземтәдә хаталар белән очрашырга мөмкин. Бүгенге көндә ЕГРН - универсаль һәмкүчемсез милек турында мәгълүматлар сакланучы иң дөрес документ. Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвеннән өземтәдә хата - күңелсез хәл, әмма аны хәл итү мөмкин.
Директор урынбасары Ләйсән рәхмәтуллина аңлатуынча, барлык хаталарны шартлы рәвештә ике зур төркемгә бүләргә була: техник һәм реестрлы (кадастр).