Матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасында конкурс җиңүчеләре ачыкланды.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучы кооперациясе үсеше" ведомство максатчан программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары арасында конкурс җиңүчеләрен ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 154 млн сумнан артык.

Конкурска кертелгән 10 авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларыннан 5 кооператив кына грант иясе булды: "Фаиза" (Мөслим районы), "Восток" (Нурлат районы), «Поволжский ЗЦМК» (Яшел Үзән районы); «Иген» (Кукмара районы); ««Заготовитель» (Биектау районы).  

Грант акчалары мөгезле эре терлек итен, сөт эшкәртү, комбикорм, премикслар җитештерү проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International