Бөтенроссия финанс зачетында катнашу турында

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс грамоталылыгын күтәрү Стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясенең Үзәк банкы "Бөтенроссия финанс зачеты" масштаблы проектын тормышка ашыра. Аның максаты - россиялеләрнең финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү.

Агымдагы елның 15-29 маенда Россия Банкы һәм Стратегик инициативалар агентствосы һәм Белем бирү ресурслары конструкторы белән берлектә финанс грамоталылыгы буенча Икенче Бөтенроссия зачеты узды.

Проектта катнашу өчен 30 сораулы онлайн-тест узарга һәм https://finzachet.ru сайтында теркәлергә кирәк.

23 һәм аннан да күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучы тестны уңышлы узу турында персональ сертификат ала.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International