Минзәлә кырлары яхшы уңыш вәгъдә итә

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Минзәлә районы фермерлары белән очрашты.

Очрашу барышында ул кырлардагы чәчүлекләрнең торышы белән канәгать калуын белдерде. Минзәләдә бөртеклеләр уңышы узган елдагыдан да югары булачагына ышаныч белдерде. Аңа уҗым  һәм күпъеллык культураларның үрнәкләрен күрсәттеләр. Иртәгә "Заиковский" хуҗалыгы игенчеләре күпъеллык үләннәрне чабуга керешәчәкләр. "Калморза" һәм "Органик-Групп" хуҗалыкларында техника терлек азыгы әзерләүгә әзер. Район башлыгы айдар Сәлахов авыл хуҗалыгындагы вазгыять белән таныштырды. язгы чәчү, үсемлекләрне саклау, тукланыдыруның технологик срокларда башкарылуын белдерде.

"Мензелинские зори" хуҗалыгында җил нәтиҗәсендә югалтылган чөгендер кырлары кабаттан чәчеләчәк.  “Мөслим-Август” һәм “Органик-Групп” агрохолдинглары арасында киләчәктә бергә калуны аңлау бар.

 Фермер Нәсим Дәүләтов үз җир биләмәләрен киңәйтү өчен ярдәм сорады, һәм ул булачак дигән җавап алды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-polya-obeshchayut-khoroshiy-urozhay

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International